Илсөя Бәдретдинова: «Акырып елыйсым килә»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова туган ягына кайткан. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Туганнары белән балачак эзләре буенча йөргән җырчы бер яктан шатланса, икенче яктан исенә кадәр таныш хатирәләрне исенә төшереп, күңелсезләнеп ала. Чөнки аның иң кадерле кешеләре бакыйлыкта.

«Берсе дә юк, акырып елыйсы килә. Әллә нәрсә шунда күңелдә», — ди Илсөя.

Бәйле