Генераль штаб мобилизациянең икенче дулкыны турында халыкка ашыгыч белдерү ясаган

Россия Генераль штабында мобилизациянең икенче дулкыны турында рәсми төстә белдергәннәр.

2023 елгы язгы чакырылышка багышланган брифингта Россия Кораллы көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе контр-адмирал Владимир Цимлянский чыгыш ясаган. Ул илдә мобилизациянең икенче дулкынына бәйле планнарның булмавы турында белдергән.
“Генераль штаб планнарында мобилизациянең икенче дулкынын үткәрү каралмаган. Хәрби хезмәткә чакырылучылар, шулай ук үз теләге белән махсус операциядә катнашучылар бурычларны үтәү өчен бик җитә”, – дигән Цимлянский.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118440/

Бәйле