СВОда күпбалалы әти һәлак булган

Ул балаларын ялгызы гына тәрбияләгән.

Махсус операция барышында Башкортстаннан Ринат Исламов һәлак булган. Бу хакта Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин хәбәр итте.

Район башлыгы сүзләренчә, Ринатка 45 яшь булган, ул Абыз авылында яшәгән. 2022 елның көзендә мобилизация вакытында ул үзе хәрби комиссариатка килә, ләкин аны алудан баш тарталар: ир балигъ булмаган өч баланы берүзе тәрбияли.

Мобилизациядән баш тарткач, Ринат «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза бирә һәм узган елның декабрендә үз теләге белән махсус операциягә китә.

— Ринат үзен игелекле, уңай, ярдәмчел граждан буларак күрсәтте, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде, — дип язган район башлыгы һәм яугирнең якыннарының кайгысын уртаклашкан. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-07-27/svoda-k-pbalaly-ti-lak-bulgan-3359193

Бәйле