Йомырка бәйрәме быел яңача үткәрелә, хәтта Илсөя Бәдретдинова да катнашачак 

-- Лейла

Илнең 15 төбәге, 40 меңгә якын кунак, 5 рекорд. Узган елларда Питрәч районында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале әнә шулай узган. Җиденче тапкыр үткәрелүче традицион фестиваль Питрәчтә 30 июльдә гөрләячәк. Күпләр яратып өлгергән йомырка бәйрәме быел нәрсәләр белән шаккатырыр?      

– Республиканың төрле районнарында узучы җирле үзенчәлекле фестивальләр «Скорлупино»дан башланды. Әйтик, Мамадыштагы «SUNNY ФЕСТ»  креатив чаналар фестивале, Әгерҗедәге «Бал бәйрәме». Җиде ел эчендә фестивальдә Россиянең 15 төбәгеннән 40 меңгә якын кунак катнашты, 5 рекорд куелды, шуларның берсе Россия рекордлар китабына кертелде, – дип сөйләде матбугат очрашуында Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сабитов әйтүенчә, быел чараның форматы һәм эчтәлеге үзгәргән.

– Хәзер тенденцияләр үзгәрә. Элек «Скорлупино» яшьләр Сабан туе форматында булса, без моннан читкә китәбез, хәзер ул – патриотик чара. Без яши торган заманда бу мөһимрәк, – диде Альберт Сабитов.

Фестивальнең оештыручысы Наилә Таҗиева сүзләренә караганда, быел халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур басым ясалачак.

– Фестиваль элек тә патриотик рухта узды. Чөнки бу үз җиреңә мәхәббәт тәрбияләү, районыңны күтәрү, яшьләрне кече Ватаннарын үстерүгә җәлеп итү. Форматны үзгәртү ул – заман таләбе. Хәзер күңелле уеннар уздыру бик урынлы булмас иде. Быел төбәк тарихы турында сөйлибез, районның мәдәни картасын төзибез. Яшьләрне халкыбызның тарихын өйрәнүгә күбрәк җәлеп итәргә телибез, – диде Наилә Таҗиева. – Фестивальнең барлык кунаклары өчен квест булачак. Авылларыбыз, районыбызның танылган кешеләре, истәлекле урыннары турында сөйләячәкбез. Фестивальдә Питрәч районының иң танылган кешесе – шагыйрь-мәгърифәтче Мәүлә Колыйга да зур урын бирелгән.

Фестиваль кунакларын Россия төбәкләреннән килгән осталар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе каршы алачак. Традицион мәйданчык «Ско-ко – парк»та быел  кош токымнарыннан тыш, төрле йорт һәм экзотик хайваннар да тәкъдим ителәчәк.

«Скорлупино» фестивале гаҗәпләндергеч рекордлар куюы белән билгеле. Быел да биредә ике яңа рекорд куелачак. Узган елларда рекордлы йомырка тәбәсе, торт пешерсәләр, быел авырлыгы 2 тоннадан артык тракторны тизлеккә һәм ераклыкка тарту белән иң зур әйлән-бәйлән ясау булачак.

– Әйлән-бәйләндә Татарстанда яшәүче иң күп милләт вәкилләре катнашачак.  Уңай энергия белән алмашу һәм бердәмлектән тыш, бу – гражданлык позициясе дә, – диде Наилә Таҗиева.

Фестиваль яңалыклары моның белән генә бетми. Быел «Скорлупино»ның иң мавыктыргыч конкурсларының берсе – таба белән йөгерү ярышларының номинацияләрен арттырганнар. Быел ярышларга фестивальнең яшь кунаклары да кушылачак. Ярышлар йорт хуҗабикәләре образында узачак.

Җыр-биюләрдән тыш, бәйрәм кунакларын кызыклы конкурслар, йомырка ыргыту буенча чемпионат, фото-зоналар, мастер-класслар, ярышлар көтә.  Кунаклар алдында «Bravometehi» һәм «Закария» фолк-төркеме, яшьләр өчен популяр этно-эксперименталь музыкаль DJ проект «ABIEMProjekt» чыгыш ясаячак. Концерт программасы Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова чыгышы белән тәмамланачак.

Ләйсән Сафина, «Ватаным Татарстан»

Бәйле