Екатеринбургта Далер исемле 6 яшьлек малайны үтергән опекун – Вероника Наумова психологик-психиатрия экспертизасына җибәреләчәк.
Опекун хатын-кыз 26 июньдә полициягә малайның “югалуы” турында хәбәр иткән. Өч көннән соң исә баланың мәетен арендага алып торган гаражда яшереп тотуын таныган.
Мәетне ярып карау малайның сөякләре сынмавын күрсәткән. Шул ук вакытта аның кимендә бер ай элек үлгәнлеге билгеләнгән. Наумова үзе исә тикшерүчеләргә, Далер 2022 елның 3 декабрендә бәхетсезлек очрагына юлыгып үлде, дип белдергән.
Суд 30 июньдә опекунны кулга алу турында карар чыгарган. Вероника Наумовага шулай ук “Газаплау” һәм “Мошенниклык” статьялары буенча гаепләү белдерелгән. Опекун мошенниклык буенча үз гаебен таныган: ул Далерны карау өчен һәр ай саен дәүләттән 11 мең сум алып барган.
— Наумова бер ай чамасы стационарда табиблар күзәтүендә булачак. Аның үз акылында булу-булмавы тикшереләчәк. Аеруча авыр җинаять кылучыларга карата күрелә торган гадәти чара бу. Шунысы кызык: Вероника малайның үлеменнән соң эшенә битараф булуда фаш ителгән опека һәм попечительлек органы белгечен гаепләп бер сүз дә әйтмәгән. Киресенчә, үзенә төрле яклап булышканлыгы, Далерны тәрбияләү буенча киңәшләр биргәнлеге турында сөйләгән”. – дигән басма хәбәрчесенә бу хәлләрне якыннан белүче кеше.
Суд-медицина экспертизасы, тукымаларының черегәнлеге сәбәпле, малайның үлеме сәбәбен ачыклый алмаган.
Вероника Наумова әле тагын үзенең өч баласын һәм Далерның апасын тәрбияләгән. Малайның мәетен калган балаларын тартып алудан куркып яшергән, имеш.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118542/