Нинди карбыз сәламәтлек өчен куркыныч?

Табиб-терапевт, диетолог Маргарита Королева нинди карбызларның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында сөйләде.

Медик сүзләренчә, нитратлы карбыз сатып алу куркынычы хәзер түбәнрәк, чөнки сезон инде башланган. Әмма урталай киселгән, яки өлешләргә бүлгәләнгән карбыз сатып алучыларны башка куркыныч сагалап тора.

Табиб аңлатканча, анда бик күп санда бактерияләр эләгә, алар шунда ук татлы туклыклы мохиттә үрчи башлый. Шуңа күрә кешенең агулану ихтималы бик зур.

Терапевт ярыксыз һәм сары таплы бөтен карбыз сатып алырга киңәш итә, бу аның озак ятуын һәм табигый юл белән өлгерүен раслый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-27/nindi-karbyz-s-lam-tlek-chen-kurkynych-3359985

Бәйле