«Кеше тормышта ниндидер авырлык кичерсә, авырып китсә, исемен үзгәртергә кирәк»

-- Лейла

Колакны иркәләүче мондый сорауга лаек исем сайлау ай-һай кыен! Көтеп алган сабыеңа яңгырашлы, мәгънәле исем кушасы килә. Исеме генә түгел, тормышы да, язмышы да матур булсын! Бар яктан камил булган андый исемне ничек сайларга? Исем җисемгә туры киләме? «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән шул хакта сөйләштек.

– Нурулла хәзрәт, яңа туган сабыйга исемне ничә көн эчендә кушарга кирәк?

– Балага җиде көнгә кадәр исем бирелергә тиеш. Мулла чакырып, азан әйттереп исем кушуны соңрак та башкарырга мөмкин. Әмма ата-ана аңарчы балага исем бирергә тиеш. Яңа туган баланы исемсез тотарга ярамый.

– Кайберәүләр тормышындагы борчу—хәсрәт, чир һәм уңышсызлыкларны исеменнән күрә. Кешенең исеме аның язмышына йогынты ясыймы? 

– Халык уйлап чыгарган ырым-шырым гына түгел бу. Динебездә әйтелгән сүзләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар мәгънәле исемнәрне алыштыра торган булган. Ул моны: «Исем җисемгә туры килә», – дип аңлаткан. Кешене яхшы исем белән атасаң – яхшылык, начар исем белән атасаң, начарлык тартып торырга мөмкин. Шуңа күрә бу сүзләрдә дөреслек бар. Кеше тормышта ниндидер авырлык кичерсә, авырып китсә, исемен үзгәртә ала. Андый чакта кешегә шулай эшләргә киңәш итәбез.

– Сезгә исем алыштыруны сорап еш мөрәҗәгать итәләрме? Күпчелек моны ни сәбәпле эшли?

– Андый гозер белән еш мөрәҗәгать итәләр. Күпләр кемнеңдер киңәшенә колак салып бу адымга бара. Кешегә начар мәгънәле исем кушылган булса да, исемен үзгәртергә кушабыз. Исемен ошатмаганга күрә алыштыручылар да бар. Андыйларга да каршы килмибез. Дингә килгән кеше дә еш кына исемен алыштыра.

–«Нар»га тәмамланган исемнәр кешегә бәхетсезлек китерә дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ниндидер иҗек аркасында гына исемгә шикләнеп карау дөресме?

– «Нар» – ут дигән сүз. Ут бит инде ул тәмуг, пешерү, яндыруга бәйле. Шуңа күрә андый исемнәрне алыштыру хәерле. Әмма, мисал өчен, Гөлнар дигән исем –  искәрмә. Ул «ут чәчәге» дигәнне аңлата. Шуңа күрә бу исемне алыштырмасаң да була. Һәр очрак – индивидуаль. Кешенең тормышында авырлыклар килеп чыгып, ул исемен алыштырырга карар итә икән – бу аның ихтыяры. Тормышыңда бар да тәртиптә булса, «нар»га тәмамланган исем йөртүнең дә куркынычы юк.

– Диндә тагын нинди исемнәрне кушарга киңәш ителми?

– Дини яктан караганда, башка дингә бәйле исемнәрне кушу тыела. Моңа Марс, Венера, Диана кебек исемнәр керә. Болар – мәҗүси исемнәр. Аларны кушкач, син дә шул дингә караган булып чыгасың. Мәгънәсе ямьсез булган исемнәр дә бар. Андыйлар совет чорында күп очрый иде.

– Исем ошамаганда, мулла сабыйга исем кушудан баш тарта аламы?

– Мулла кушмаса да, ата-ана балага исем биргән була. Өстәвенә хәзер сабыйлар бала тудыру йортыннан ук исемле булып чыга. Ник дигәндә, шунсыз документ ясатып булмый, ә ансыз чыгармыйлар. Шуңа күрә бу очракта мулланың фикер, киңәше күләгәдә кала. Күз алдына китерик. Мулла балага исем кушарга килде, ди. Исемне ошатмыйча, аны кушудан баш тарта. Сабыйның ата-анасы белән киңәшләшеп, икенче исем сайлыйлар да, мулла шуны кушып, тыныч күңел белән китеп бара. Тик бу баланы әлеге исем белән йөртмәячәкләр бит. Барыбер документтагы исеме калачак. Шуңа күрә кайчак исем кушу йоласы шулай икейөзлелек, фарс кебек килеп чыга.

– Якын кешесенең истәлеге булсын дип, балага үлгән кеше исемен кушучылар да бар.

– Гореф-гадәт буенча болай эшләү киңәш ителми. Аның сәбәбе үлгән кешегә бәйле түгел. Сабыйны шушы мәрхүм белән бутамас өчен бер үк исем бирмәскә кушалар. Әмма кушкан очракта да зыянлы түгел. Бала мәрхүмнең язмышын кабатлар дип тә куркасы юк.

-Кайбер муллалар балага ике төрле исем кушарга тәкъдим итә. Әйтик, Илнур дип кушасы урынга, Габделилнур дип атарга кушалар. Көндәлек тормышта кыска исем белән йөртелсә дә, мулла кушкан яшерен исем аны  киләчәктә сихер, бозымнардан саклаячак, имеш.

– Болай эшләү дөрес түгел. Кешене ике исем белән йөртү христиан динендә генә бар. Аннары Габделилнур дигән исем дә юк. «Габ», «гәб» иҗеген Аллаһы Тәгаләгә бәйле исемнәргә генә өстәргә рөхсәт ителә. Билгеле булганча, Аллаһының 99 исеме бар. Габдулла, Габдрахман, Габдерәхим исемнәре шундыйлардан.

– Элек кеше авырып китеп, миңнәре күп булса, аңа «миң»ле исем куша торган булганнар. Бу ырым—шырым гынамы? Әллә инде «миң»ле исем, дөрестән дә, могҗиза ясарга сәләтлеме?

– Ырым-шырым гына түгел бу. Маңгаена зур миң чыккач, исемен «миң»нән башлап куштырган кешене беләм. Ни гаҗәп, миңе юкка чыкты! Тормышта андый мисаллар шактый.

Баласына матур исем сайларга теләгән ата-анага киңәшләр

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм иң матур, хәерле дип Габдрахман, Мөхәммәд, Әхмәт кебек исемнәрне атаган. Сәхәбәләребез, диндә дан-шөһрәт казанган кешеләрнең дә күркәм исемнәре бар. Ата-ана балага исем эзләгәндә аларга да игътибар итсен иде.

– Исем сайлаганда киңәшләшергә дә кирәк. Балага узгач ук, бер кыз, бер малай исеме сайлап, хәзрәт белән киңәшләшеп кую хәерле. Шәхсән үземә килеп: «Шушы исемне кушсак ярыймы?» – дип сораганнары булды. Бу – бик дөрес гамәл. Бүген бит ата-ана киңәшләшеп тормый. Исемне тота да куша. Ахыр чиктә, мин телгә алган күңелсез очрак килеп чыга. Хәзрәт килә, ә балага начар исем сайланган.

– Исемнең яңгырашлы булу-булмавы – икенче мәсьәлә. Иң мөһиме – ул мәгънәле булсын! Безнең халык исемнең мәгънәсенә игътибар итми. Русларга әйтергә җиңел булсын, дип исем сайлаучылар бар. Башка милләтләргә, халыкларга карамыйча, балага үзебезнең исемнәрне кушарга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева, Ватаным Татарстан

Бәйле