Татарстан синоптиклары аномаль эсселек аркасында кисәтү игълан итте

Татарстанга аномаль эссе көннәр якынлашу сәбәпле республикада кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 29 июльдә, республикада көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +37 градуска кадәр күтәреләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Шул ук вакытта, метеорологларның мәгълүматлары буенча, төнлә һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына — 15-20, көчәйгәндә 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sinoptiklary-anomal-esselek-arkasynda-kisatu-iglan-itte-5874256

Бәйле