«Москва-Сити»га дроннар һөҗүм иткән

Якшәмбегә каршы төндә дрон төшеп «Мәскәү-Сити»эшлекле үзәгендәге биналарга зыян китергән. Әлеге хәбәрне Россия Оборона министрлыгы раслады. Мәскәү янындагы Одинцовский районындагысы бәреп төшерелгән.

Май башыннан бирле Мәскәүгә дүртенче һөҗүм ясалган

«Бүген төнлә Уукраинаның пилотсыз аппаратлары һөҗүм итте. «Москва-Сити»ның ике офис манарасының фасадлары зыян күрде. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк», –  диелә Мәскәү мэры Сергей Собянинның телеграм  каналындагы хәбәрендә.

Һөҗүм аркасында Внуково аэропорты кыска вакытка ябыган, Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендәге һава зонасында очышлар тыелган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118825/

Бәйле