Кайгы белән шатлык янәшә…

Ничек итеп киявенең үлеме аның кызын һәлакәттән коткарып калган?

Җәйге кояш авыл өстенә беренче нурларын сипкәндә Зөбәрҗәт уяулы-йокылы ята иде. Түр як тәрәзәдән өй эченә кояш нуры төшеп, болай да пөхтә итеп җыештырылган өй эчен тагы да ямьләндереп, Зөбәрҗәтнең күңелен күтәреп җибәрде. Бүген аның күңеле болай да күтәренке булырга тиеш, чөнки ерак-ерак җирдә – Мисыр дигән илдә яшәүче кызы гаиләсе белән кайтачак. Гаиләсе ишле – җиде оныгы бар Зөбәрҗәтнең. Соңгы икесен әлегә чаклы күргәне дә юк. Бүген бәйрәм булачак өйдә. Тизрәк оныкларын да, кызын, киявен да күрәсе килә аның.

Шул уйлар белән ул җылы мендә­реннән аерылып торып басты. Мәшә-кате күп бүген. Аш салып җибәрергә, бәлеш әзерләргә кирәк. Өстәвенә, тышка чыкканын көтеп, әтәче кычкыра, тавыкларының кытаклап җыр-лаган тавышлары ише­телә. Үз бүл­мәсендә кәҗәсе дә тавыш бирә: мине кайчан ашатасың, ындыр башындагы сусыл чирәмгә кайчан илтеп бәйли-сең, ди. Барысы да үз чиратын көтә. Алты баш үрдәге дә бар бит әле. Зөбәрҗәт тавыкларын, үрдәкләрен ихатасына чыгарды да тәмле чәен эчәргә өенә ашыкты. Кәҗәсенә чак кына иртәрәк әле, чәй эчкәч арканлар.

…Көндәлек эшләрен бетереп, аш куярга, бәлешкә туңдыргычтан ит алды да телевизордан яңалыклар тыңларга утырды. Ярата ул яңа­лыклар тыңларга. Ил-көннәр ничек икән, ил башлыгыбыз ни сөйли? Дөнья яңалыкларын үзенең карашы белән анализлап утыра. Әле дә яңалыклар тыңлаганда Зөбәрҗәтнең күзе кинәт экран астыннан йөгерүче язулы юлга төште: Мисыр башкаласыннан Мәскәү шәһәренә очучы самолет һәлакәткә юлыккан! Әлегә тәгаен сәбәбен әйтә алмыйлар, тиешле кешеләр – коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, тикшерүчеләр һәм башкалар һәлакәт булган урынга ашыгалар, дип язылган. “И Аллам, кемнәрнең якыннарына түзә алмаслык авыр кайгы килде икән?” – дип уйлап та бетерә алмады Зөбәрҗәт, баш миен коточкыч уй сызып үтте: “Кызым!” – диде дә креслосына бөгелеп төште, буыннары йомшарды – ул һушын югалтты. Бәхеткә, шул минутларда иренең ике өй аша яшәүче туганы Тәслимә килеп керде:

– Җиңги-җиңги, син өйдәме, ишеттеңме, күрдеңме телевизордан?

Эндәшүче булмагач, ул түр якка үтте дә бер мизгелгә катып калды – креслога бөгелеп төшкән Зөбәрҗәтне күрде. Аны битеннән чапкаларга тотынды, дарулары арасыннан нашатырь табып иснәтте һәм “ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртты. Алар килүгә күзләрен ачкан иде инде Зөбәрҗәт, әмма хәле бик начар иде. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Тәслимә: “Кош-кортларыңны үзем карармын, тизрәк савык”, – дип озатып калды.

Зөбәрҗәт атна дигәндә аруланып, кайтам дип өзгәләнгәч, аны өенә кайтарып куйдылар. Ә аңа кадәр Тәслимә, һәлакәткә тарыган самолетта туганнары булмавын белеп, тизрәк Зөбәрҗәт җиңгәчәсен сөен­дерде. Башта күтәрә алмаслык кайгыдан елап, күзләре шешенеп бетсә, хәзер шатлыктан күз яшьләрен түкте.
Кызының хәбәре юклыкка кәефе төшеп йөргәндә кинәт оныклары белән кызы кайтып төште. Зөбәрҗәт: “Кызым!” – дип, кызы: “Әни!” – дип, бер-берсенең кочагына ташландылар. Шатлык-куанычның иге-чиге булмады. Ул, кая басарга белмичә, әле бер оныгын, әле икенчесен кочагына алып сөйде. Бераз һушына килгәч, кияве юклыгын күреп алды: “Кияү кайтмадымыни?” – дип, сораулы карашын кызына юнәлтте.

Кызы, дәресен белмәгән беренче сыйныф баласы кебек, ык-мык итте, ничек сүз башларга белмирәк торды.

– Киявең юк, үлеп калды ул.

– Ничек инде, үлде?

– Әйе, шул сәбәпле без һәлакәткә тарыган самолетка да утыра алмый калдык. Киявеңнең үлеме безне үлемнән коткарды. Йөрәк өянәге белән безне ташлап китеп барды. Тиешле йолаларын үтәп җирләдек. Без башкача анда бармыйбыз, әни. Уфада урнашырга булдым. Балалар да каршы түгел. Олылары тиздән мәктәпне тәмамлый, аларга һөнәр алу өчен югары уку йортына керергә дә бик уңайлы булыр.

– Үзең беләсең инде, кызым. Кияү начар кеше түгел иде, урыны оҗмах түрендә булсын!

Зөбәрҗәт яңа гына тәпи киткән оныгын тотып сөйде дә, газ плитәсенә чәйнеген утыртып, ут кабызып җибәрде. Йомырка куырырга әзерли башлады. Балаларның

олыраклары ихатага чыгып китте…
Бүген ул аруын да сизми, әле бер оныгын сөя, әле икенчесен. Кызы белән кат-кат кочаклашалар, бер-берсен күреп туялмыйлар. Кояш офыкка төшеп югалганны да күр­мәделәр шикелле. Кич буе кызы белән гәпләштеләр. Әни белән кыз яткач та сөйләшүдән аерыла алмадылар, Зөбәрҗәт үзенең йокыга киткәнен дә сизмәде.

Ул иртән торганда кызы нәрсәдер плитәдә чыжлата, кояшның алсу нурлары өй эчендә уйный, әтәч тавышы көндәлек мәшәкатенә чакыра иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-29/kaygy-bel-n-shatlyk-yan-sh-3363566

Бәйле