Августта һава торышы нинди булыр? «Халык синоптигы» Рәис Шәкүров фаразлары

Урак өчен уңай булачак. Быелгы коры җәйнең соңгы аен синоптиклар әнә шулайрак фаразлый. Августтан тагын ни көтәргә? Без шуны белештек.

«Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец, Россиядә җәйнең соңгы ае рәхәт көннәргә бай булачак, дип өметләндерә. Рәхәт дигәне – артык эссе дә, суык та булмаган һава торышы инде ул. Августта илнең күпчелек төбәкләрендә һава температурасы күп дигәндә +30 градуска күтәреләчәк, дип фаразлый синоптик. Шул ук вакытта бу айда явым-төшемнәр дә климатик нормадан 10–30 процентка артып китәргә мөмкин икән.

Татарстан һәм башка Идел буе төбәкләрендә исә август бик эссе булырга охшамаган, ди белгечләр. Россия Гидрометеоүзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр итүенчә, җәйнең соңгы аенда һава температурасы климат нормасыннан бераз түбәнрәк булачак. Көндез терекөмеш баганасы +18…+23 градустан югары күтәрелмәс, дип фаразлана.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче «халык синоптигы» Рәис Шәкүров, август ае урак өчен бик яхшы киләчәк, дип ышандыра.

– Яңгырлар күренми, коры булырга охшаган. Ашлыкны җыеп алгач, киптерәсе дә булмаячак. Әле менә басуларны урап кайтып килүем: ашлык бик яхшы кипкән, өлгергән. Узган елгы уңышның яртысын җыеп алырлар кебек – шуннан артыгы булмас, – ди ул.

Быелгы җәй иртә килде, көзе дә шулай ашыгырмы икән? Рәис абыйдан шуны сорадык.

– Юк, үз вакытында киләчәк ул. 29 августтан 10 сентябрьгә кадәр тоташ яңгырлар күренә. Бәрәңге алганда яхшы булмас анысы, – диде «халык синоптигы». – Ләкин мин гел әйтә киләм: бәрәңгене сентябрь ахырында – суыткач кына алырга кирәк. Соңрак алган саен, бәрәңге тәмлерәк кенә була. Суык туфракта яхшырак үсә бит ул. Узган ел үзебез 28–29 сентябрьдә алган идек, әле дә иске бәрәңге сатам. «Тәмле», – дип әйтеп алалар.

Рәис Шәкүров сүзләренә караганда, быел бәрәңгене иртә утырткан һәм аңа су сипкән кешеләр отачак. Әмма алар да әле узган елгы уңышның яртысын гына җыеп алырлар, дип фаразлый ул.

Август аеның иң мөһим бакча эшләре

– Бакча җиләген җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Август ахыры яңа үрентеләрне аерып утырту өчен кулай вакыт. Яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көнаралаш су сибәргә кирәк.

– Укроп, редис һәм салат чәчәргә була.

– Бу чорда кыярларны тукландырырга кирәк.

– Август һәм октябрь айларында – агачлар, сентябрь ахырында куаклар утырту өчен чокырлар казып калдырырга киңәш ителә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118730/

Бәйле