Давылда зыян күрүчеләр: “Дөнья бетте дип уйладык”

Кичәге көчле җил, яшен, яңгыр бүген дә кабатларнырга мөмкин. Коткаручылар да, синоптиклар да әнә шулай дип кисәтә. Ә инде давылны үз күзләре белән күрүчеләр, әле дә тынычлана алмый. Давыл аркасында һәлак булучылар, яшен сугып йортсыз калучылар, йортларына һәм машиналарына зыян килүчеләр дә бар.

Казанның Яңа Салмачы бистәсендә яшәүче Хәмдия Хәбибуллина да давыл шаһиты була. Әллә каян килеп чыккан кара болыт, 10 минут эчендә бар дөньяның астын-өскә китерде, ди ул.

– Вакытында чарасын күреп калдык. Безнең якта җил көчле булды. Гараж ишекләрен ике кеше бергә көчкә яптык. Тизрәк машиналарны тыныч урынга куйдык. Белгән догаларны укып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорадык. Күршебезнең капкасы ауды. Машинасын ярый гаражына кертеп өлгерде, – ди ул.

Иске Салмачыда яшәүче Нәкыйп Сафиннар ишегалдына берәүләрнең теплицасы очып килеп утырган.
– Аңлашмый да калдык. Утсыз калдык. Шундый матур, ялт аяз көн иде бит. Эсселек шулай итә инде ул. Башта кыздыра, аннан йә боз ява, йә давыл куба, – ди Нәкыйп.

Кичә Казанда яшәүче Чулпан Гарипова суга дип Раифага киткән була. Матур көнне бушка уздырасылары килми аларның. Кызы һәм дустының улы белән юлга кузгала.

– Машинага суларны урнаштыргач, кайтырга җыенган идек. Кинәт кенә кире уйладык, матур җирләр карап килергә булдык. Шунда шашлык пешерүчеләрне күреп, сыйланырга кердек. Менә шул коткарды безне. Шунда керүгә давыл башланды. Кояш, эссе, матур көн. Машинада 39 градус җылыны күрсәтә иде бит. Боз яварга тотынды. Аның җиргә төшүе була, асфальт тан томан кебек җылы күтәрелә. Мәхшәр иде андагы күренеш, – ди Чулпан Гарипова. – Бераз тынычлангач, кайтырга чыктык. Юлда бөке. Ике яктан агачлар. Кот очып бардык. Ул агачлар менә-менә машинага килеп төшәр төсле.

Җитмәсә, юлга аркылы бер агач ауган иде. Шулкадәр төз, нык ул. Аны ирләр күтәреп читкә ташлады. Ничек күтәрә алганнардыр дип аптырадым. Балалар курыкты инде. Алар гына түгел, үзем дә исән генә кайтсак ярар иде дип теләдем. Кызым бик елады. Җитмәсә, көчле итеп яшен яшьни. Бераз тынычланганчы дип юл буендагы кибетләргә дә кереп торасым килде.Тик балалар кайтыйк диделәр. Шулкадәр озын юл булды ул.

Сүз уңаеннан, давыл аркасында Татарстанда 12 мең кеше утсыз калды. Лаеш районында өстенә агач төшеп, 14 яшьлек кыз һәлак булды. Күрше Мари Элдә үлүчеләр саны 8 гә җитте.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118827/

Бәйле