Үзешчән композиторы Илдар Сәләхетдинов вафат булган

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы Ульяновскиның үзешчән композиторы, күп җырлар авторы Илдар Сәләхетдинов вафат булуы турында хәбәр итә.

«Илдар Сәләхетдинов каты авырудан соң фани дөньядан бакыйлыкка күчте. 26 июльдә Илдар Шамил улына 55 яшь тулды. Милләт җанлы сәнгать остасының авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.

чыганак:https://web.telegram.org/a/#-1694562955

Бәйле