- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Бүген Кемерово өлкәсенең Киселевск шәһәрендә машина астында калып 5 яшьлек малай һәлак була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бер төркем яшүсмерләр кибет янында юл аша йөгереп чыга. Ике өлкәнрәге юл читенә сикереп өлгерә, ә менә 5 яшьлек малай машина астына эләгә.
Ул җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Соңрак бу урынга аның әнисе килә, ул истерикага бирелә. Хатын-кыз бала гәүдәсе белән урам буйлап йөргән.
Җирле матбугат чаралары 22 яшьлек гаепле кешене тоткарлаган дип хәбәр итә. Машина йөртүченең хәтта машина йөртү таныклыгы да булмаган.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118950/