Баш миендә шеш тапканнар: танылган кино һәм театр артисты авыр хәлдә реанимациядә ята

Россиянең танылган кино һәм театр артисты Ирина Мирошниченкога гипофиз аденомасы дигән диагноз куйганнар. РСФСР халык артистының баш миендә шеш табылган.

Аның мәгълүматлары буенча, Мирошниченко авыр хәлдә реанимациядә ята. Табиблар шулай ук артистның грипп белән авыруын, ике бөерендә дә киста барлыгын, ашказаны тышчасы калынаюын билгеләгәннәр.
30 июльдә актрисага уздырылган компьютер томографиясе тагын бер тапкыр баш миендә үзгәрешләр барлыгын дәлилләгән. Актриса алданрак так шеше буенча тикшеренүләр узган.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Ирина Мирошниченко 30 июльдә Мәскәүдә хастаханәгә озатылган. Шуннан соң ул, барысы да әйбәт, дип, дулкынланмаска чакырган. Артистның табибларга температурасы күтәрелү, салкын тиюнең башка билгеләре белән мөрәҗәгать итүе мәгълүм. Моннан ике ел элек ул, ковид сәбәпле, үпкә ялкынсынуын кичергән булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118970/

Бәйле