Уфада дезертир шосседа граната шартлату белән янаган [видео]

-- Лейла

Уфаның Нагаев шоссесында бер ир-ат граната шартлату белән янаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, әлеге ир-ат дезертир, аны Базилевка бистәсенә психиатрга күренергә алып барганнар.

1984 елда туган ир-атка карата үзе хезмәт иткән частьне калдырып киткән өчен җинаять эше кузгатылган. Әлеге хәлне урынга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров килгеп аралашкач кына хәл итеп булган.

ТНВ

Бәйле