- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда яшәүчеләрне “атом-төш гөмбәсенә” охшаш болыт куркыткан. Социаль челтәрләрдә әлеге табигать күренеше сурәтләнгән фото-видеолар таралган. Болыт кичә кичен пәйда булган.
“Күпләр ниндидер шартлау яки янгындыр, дип уйлаган. Бәхеткә, тимерче сандалына охшаш болыт кына булып чыкты бу», – диелгән хәбәрдә.
Баксаң, “облако-наковальня” – башта 12-15 метр чамасы биеклеккә күтәрелеп, шуннан соң тарала башлаучы яңгыр болытының аерым бер төре икән. Ул, чыннан да, “атом-төш гөмбәсен” хәтерләтә.
Моннан берничә көн элегрәк Липецкида яшәүчеләр дә шундыйрак табигать күренешен күргән.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119208/
–
–