Бер ир-ат сөеклесенең машинасын яндырган

-- Лейла

Сыктывкарда бер ир-ат сөеклесенең машинасын яндыруда гаепләнелә. Бу хакта “Коммерсантъ” Коми Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән яза.

“Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, ир-ат элек бергә яшәгән хатын-кыз белән татуланыша алмагач, игътибарны җәлеп иттерүнең башка ысулын уйлап тапкан. Исерек хәлдә бензинлы канистр алып, тегенең йортына киткән. Уртак тел табарга уйламавын күргәч, хатын-кызның машинасы тәрәзәсенә һәм капотына бензин сибеп, ут төрткән”, – диелгән ведомство хәбәрендә.

Үчле ир, ут төрткәннән соң, тиз генә китеп барган. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Хатын-кызның автомобиле тулысынча янып беткән. Машина яндыручыны “Кемнеңдер мөлкәтен белә торып юкка чыгару” статьясы буенча хөкем итәчәкләр.

Ватаным Татарстан

Бәйле