Татарстанда контракт хезмәте белән кызыксынучылар арткан

-- Лейла

Татарстанда яшәүчеләр контракт буенча хәрби хезмәт итү мөмкинлекләре белән күбрәк кызыксына башлаган. Бу хакта “Вести Татарстана” 117 үзәге директоры Алексей Сиитов сүзләренә таянып хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, узган атнада бердәм элемтә үзәгенә – 117 үзәгенә контракт буенча хәрби хезмәт итәргә теләүче 231 кеше мөрәҗәгать иткән. Алдагы атнадагыга караганда 15 процентка күбрәк сан бу.
Сиитов сүзләренә караганда, элемтә үзәге хезмәткәрләре контракт шартлары һәм контракт төзү тәртибе буенча сорауларга җавап бирә. Контракт буенча хезмәт итәргә ниятләүчеләрне матди түләүләр, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары барыннан да күбрәк кызыксындыра.

Үзәк директоры сөйләп үткәнчә, контрактниклар өчен өстәмә түләүләр күздә тотылган. Бу мәсьәлә хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре белән әңгәмә корганда хәл ителә.

Контракт хезмәте мәсьәләләре буенча элемтә үзәге телефоны – 117.

Ватаным Татарстан

Бәйле