Гүзәл Хөснетдинова: «Сеңлемне сагынам! Яшәргә көч кайдан алырга?!» [видео]

-- Лейла

Блогер “Женщина огонь” бер ел элек фаҗигале төстә һәлак булган сеңлесе Лилиянең каберенә барган.

– Сеңлемә барысын да сөйләдем. Кием-салым кибетемдә ай саен бер мөселман кызын киендерүемне һәм аның һәрберсе Лилиягә догалар укуын бәян иттем. Фәрештәләр моны сеңлемә җиткерсен иде. Аны беркайчан да онытмабыз! ИншаАллаһ!

Ике көнем елап узды. Без кайчан да булса барыбер күрешәчәкбез — шуңа ышанып яшәргә кирәк. Көн саен догалар укырга, яхшы гамәлләр кылырга. Шуларны уйладым да, рәхәт булып китте, — дип яза Гүзәл Хөснетдинова.

Бәйле