Ирина Мирошниченко вафат булган

РСФСРның халык артисты Ирина Мирошниченко 82 нче яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС МХАТ мәктәп-студиясе ректоры Игорь Золотовицкий сүзләренә таянып яза.

“Кызганычка Ирина Петровна китте”, – дигән ул.

Чехов исемендәге МХТ директорының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча урынбасары Вадим Верник исә Мирошниченконың кичә Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 35 минут вафат булуын әйткән.
Артист үлеменең башлангыч сәбәбе – авыр инфекция аркасында тукымаларга кислород кермәү, ә кан басымының чиктән тыш төшүе.

Исегезгә төшерәбез: июль азагында Мирошниченконы реанимациягә салганнар. 31 июльдә артистның йөрәге туктаган, әмма кардиологлар йөрәк тибешен торгызган. Тик табиблар аның хәлен бик авыр буларак бәяләгән булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119240/

Бәйле