«Арыдым инде…»

Гөлназ Асаева бик күңелсез хәбәре белән уртаклашты. 

Соңгы араларда ул сәламәтлегенә зарлана.

Башта даими баш авыртуыннан интекте. Аннары, анализлары начар дип,  мөһим операциясен  күчерделәр.

Кичә Гөлназ янә авыруы турында яза. Бу юлы аңа ике яклы гайморит диагнозы куйганнар.

Табибтан чыкканнан соң ул: «Бүген бию белән шөгыльләнергә дә бармакчы идем дә. Тик миңа физик нагрузкалар ярамый икән. «Бер җиреңне кысып өйдә ят», — диделәр. Шуңа күрә өйгә кайттым. Коточкыч башым авырта.

Кыскасы, мин көннәр буе табибларга йөрим. Арыдым инде», – ди җырчы.

Тизрәк савыгырга язсын инде!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-04/arydym-inde-3372153

 

Бәйле