17 яшьлек Россия чемпионы вафат булган

Туплы хоккей буенча Россия чемпионы  Евгений Хвалько улгән. Аңа нибары 17 яшь кенә булган.

Талантлы хоккейчыны талпан тешләгән. Аның талпан энцефалиты китереп чыгарган өзлегү нәтиҗәсендә гомере өзелү турында  Россия туплы хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Евгенийның танылган хоккейчы һәм «Кузбасс» клубы тренеры Евгений Хвальконың улы булуы мәгълүм.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119288/

Бәйле