«…син сизми дә калдың»

Салават күпере белән Ләйсән яңгырның мәхәббәт җыры шедевр инде!

Бу хакта Салават Фәтхетдинов бу көннәрдә Казанда, Г. Камал театрында барган 35нче сезон концертында сөйләгән.

— Гомер буе кеше хатыннарын мактап җырладым. «Ләйсәнгә» – үз хатынымны мактап җырлыйм дип язылган җыр иде, – диде ул. – Аның сүзләрен дә, көен дә үзем яздым. Шедевр бит: «Йолдыз бүләк итмим, чөнки буем җитми. Бүләк итәм сиңа чын сөю. Әгәр булсак бергә, кайгың булмас бер дә. Урап узар яну һәм көю». Бер сүзе туры килми. Икенче куплеты: «Кызлар бирсә сәлам, сиздермичә алам. Ошап бетмәс, диеп, үзеңә». Аның беренче варианты болай иде: «Кызлар бирсә – алдым, син сизми дә калдың… Сәламнәрен матур кызларның».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-06/sin-sizmi-d-kaldy-3374319

Бәйле