«Мин әзер, җаным»

Гүзәл Уразова гаиләсендә бүген туй! 6 август көнне Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның бергә яши башлауларына төгәл 20 ел тулган.

Җырчылар истәлекле датаны зурлап, чын туй форматында бәйрәм итә. Бик матур туй күлмәге килгән, прическа, макияж ясаткан, кәләш букеты тоткан Гүзәл Уразова: «Бу көн килеп җитте», – дип сөенеч ала социаль челтәрләрдә.

«Бүген безнең туй көне! Мин әзер, җаным», – ди ул иренә.

Гүзәл Уразованың кәләш образын дуслары бик ошаткан.

«4 бала әнисе дип әйтергә тел әйләнми сезне. Сез һәрвакыт курчак кебек. Гомер юлыгыз мәңге бәхетле булсын. Сез искиткеч пар», «Сез бик чибәр», «Нык матур. Мәхәббәтегезне саклагыз», – дип матур комментарийлар калдыра һәм иҗади гаиләгә соклануларын яшерми дуслары.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-06/min-zer-anym-3374548

Бәйле