Белгечләр Татарстанда кыш гадәттәгедән җылырак булырга мөмкин дип фаразлый

Якынча фаразлар буенча, Татарстанда алдагы кыш гадәттәгедән җылырак булырга мөмкин. Бу хәзерге вакытта океанның аномаль рәвештә җылынуы белән бәйле һәм әгәр дә көтелгән җылы һава агымнары килсә, ул шул исәптән республикада да чагылыш табачак, дип аңлатты КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.

Әгәр океанның җылыну нормасы 0,5 градустан да югарырак күтәрелсә, бу инде аномаль процесс. Башка төрле вазгыять тә күзәтелә – нормадан кире якка тайпылу температураның төшүенә китерә.

«Быел без җылы һава агымнары килүен көтәбез, ул шул исәптән безнең территориягә дә йогынты ясаячак», – диде Әүһәдиев.

Шул рәвешле, Татарстанда кыш җылы булырга мөмкин, чөнки бу һава торышына йогынты ясый торган факторларның берсе, дип өстәде ул. Әмма алдагы кышның нинди булачагын октябрьдә генә төгәл фаразларга мөмкин, дип искәртте Әүһәдиев.

Ул шулай ук Татарстанда куркыныч табигый күренешләр саны артачагы хакында хәбәр итте һәм моны климатның үзгәрүе белән аңлатты

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119517/

Бәйле