Фирдүс Тямаев дуслаштырган

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишкәсе белән аерылышырга җыенган иде.

Фирдүс Тямаев аларны концертында дуслаштырган.

Бар халык алдында Ришат Тәтишкәсенә: «Яратам мин сине», – дигән.

Фирдүс Тямаев Тәтишкәгә үз киңәшләрен биргән. «Иң мөһиме – ташлама син», – дигән Фирдүс һәм Ришатның 40 яшьтә акылга утырачагын әйткән.

Пар кочаклашып-үбешеп сәхнәдән төшеп киткән. «Рәхәтләнеп кочаклашып йоклагыз бүген, бөтен ачуыңны ал, әйдә», – дип төшереп җибәргән Ришатны Фирдүс Тямаев сәхнәдән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-07/fird-s-tyamaev-duslashtyrgan-3374782

Бәйле