Баласын үтергән ана иректә калачак

Уфада яшәүче бер гаиләгә «яшел елан» коточкыч фаҗига алып килгән.

Ирле-хатынлы бу икәү ул кичне аракы эчеп утыра. Соңрак аларга күрше дә кушыла, ир аңа үз хатынын көнләшә, сугыша башлый, шуның аркасында дебоширлык өчен полиция бүлегенә эләгә.

Хатын йокларга ята, кечкенә улы бик нык елаганга күрә, ул үзе янына сала. Әмма иртән сабыйның йөзен япмага салып, сулыш алмавын күрә. Полициядән өйгә кайтып кергән ире ашыгыч ярдәм чакыра, әмма килгән табибларга баланың үлемен теркәү генә кала.

Тикшерү вакытында хатын булган хәлгә үкенә. Аның сүзләренчә, алар сынган диванда йоклаганнар, шуңа күрә ул төнлә баланың чокырга тәгәрәвен күрмәгән һәм аны үз тәне белән кысып, сулыш алуын туктаткан. Нәтиҗәдә, аны саксызлык аркасында үлемгә китерүдә таныганнар һәм бер елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткәннәр, әмма шартлы рәвештә һәм бер елга сынау срогы белән.

Иректә калса да, гомерлек җәзаны суд түгел, үзенә үзе биргән инде, исерек баш…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-07/balasyn-terg-n-ana-irekt-kalachak-3374910

Бәйле