Арча — Әтнә юлында трактор астына кергән машинада әби, бабай һәм онык үлгән: “Бердәнбер балалары иде”

Бүген төнлә Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы янәшәсендә юл фаҗигасендә һәлак булучылар шушы авылда яшәүче Гариповлар булган. Әби белән бабай оныклары белән өйләренә кайтып килгәндә, юлда трактор астына кереп вафат булалар.

– Бик авыр хәл. Бөтен авыл кайгыда. Шулкадәр тырыш, булган гаилә иде. Фирдания апа укытучы булып эшләде. Мөбәрәк абый белән өч бала үстерделәр. Ике уллары, бер кызлары бар. Алар белән бер машинада булган оныклары төпчек улларының бердәнбер баласы. Аязга 5 кенә яшь иде, – ди Олы Мәңгәр җирлеге башлыгы Фәридә Филатова.
Гариповларны бүген җирлиләр. Урыннары оҗмахта булсын. Якыннарына сабырлык телибез.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119563/

Бәйле