Әтиләре махсус хәрби операциядә булган 9 баланы укытучылары коткарган

Тула өлкәсендә яшәүче укытучы 9 баланың гомерен саклап калган. 

Бәла килгәндәге кыюлыгы өчен Татьяна Шуленинага «Намус һәм батырлык» медале бирәчәкләр. Төбәк башлыгы Алексей Дюмин шул хактагы караны имзалаган.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Анападагы шифаханәдән ял итеп кайтып килгәндә машина йөртүче аңын югалта.  Балалар белән булган укытучы Татьяна Шуленина әлеге гадәттән тыш хәл вакытында югалып калмый, машина руле артына утыра һәм балаларны трассадан читкә алып чыгып туктый.  Шуннан соң ул «ашыгыч ярдәм» чакырта.   Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәгән. Бүләкне Татьяна Шуленинага Тула шәһәре көнендә тапшырачаклар, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119621/

Бәйле