Фирдүс урысча җырлый башлыймы?

Лепстан калышмый, диләр.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев социаль сәхифәсендә урыс телендә җырлый башлаячагын хәбәр итте. Шунда ук җырның бер куплеты да бар.

«Салямалейкум! Мин татар малае булам, урысча спою», – дип башлана ул. Урысчалы-татарчалы шансон булган бу. Тямай аны кара, соры төстәге төрле тукыма кисәкләреннән тегелгән «тройка» костюм, ак күлмәк һәм яссы кепка киеп башкара.

«Гади булмаган образ һәм җыр. Яхшы, миңа ошый. Бастаныкы сыман Ноггано ише исем белән менә мондый жанрда гына җырлап йөрсәң дә була. Уйлап кара», – дип язган «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов. «Эх, бу татарча акцент», – дип язган Лилия Галимова исемле җанатары.

«Ооо, татар Лепсы», «Лепс ял итә», «Татар малае Лепс», – кебек комментарийлар калдырганнар. «Тавышы Высоцкийныкына охшаган», «Имидж Гарик Сукачевныкына охшаган», – дип, төрле Русия артистлары белән чагыштырганнар.

Щи пешерсәң, кәбестә ашын яратмаган әткәй: «Икмәк үткәрергә ярый инде», — дияр иде. Бу җырны да ошатканнар булыр, ошатмаганнары да, кемдер «ярый инде», дияр, күрәсең.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-08-08/fird-s-uryscha-shanson-yrlyy-3376774

Бәйле