Татар эстрадасы йолдызы Рината Тэй юл һәлакәтенә очраганнан соң, инвалид арбасында утырырга мәҗбүр булган ире Сәгыйрь белән туйга барган.
Анда җырлаганда ул ирен кунаклар алдына алып чыккан. Ахырда тыела алмыйча елап җибәргән.
Җырда: «Син җиргә яшәргә килгәнсең…
Алга бар, артыңа карама», – дигән сүзләр бар.
Рината Тэйның ире 2019 елның октябрендә коточкыч юл һәлакәтенә очрап имгәнде. Җырчы иренең тернәкләнүенә ышана һәм өметен өзми. Аңа ярдәм максатыннан күп кенә хәйрия чаралары үткәрелде.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119663/