29 июль көнне Татарстан һәм Марий Элда коточкыч давыл булды. Давылның иң үзәге Марий Элдагы Ялчик ял итү базасына туры килгән. Монда тугыз татарстанлы һәлак булды. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина якыннары, ире һәм кызы белән шунда булган. Ул ТНВ каналында чыгучы “Таяну ноктасы” тапшыруында барысын да җентекләп сөйләде.
“Минем ул көнне концерт иде, шуңа юлга иртәрәк кузгалдым, кызым һәм ирем шунда калды. Юлда без һәрвакыт аралашып торабыз. Телефонны алмагач, күңелем нәрсәдер булганын сизенде. Берникадәр вакыт узгач, телефонны малай алды. Анда кычкырышалар, тавышлар ишетелә һәм нәрсә булганын әйтмәскә кушалар. Мин сеңелкәшкә шалтыратырга булдым. “Монда коточкыч хәл, кешеләр үлде”, диде һәм мин шул вакытта ук бетештем, ничек кайтып җиткәнне сизми дә калдым. Өйдә елаштык, видеоларны карадык, бу, чыннан да, аларның икенче туган көннәре иде. Ничек исән калганнарын үзләре дә аңламый калганнар”, — дип сөйләде җырчы.
Җырчы сүзләренчә, барысы да секунд эчендә булган. Анда берничә ир-ат ярдәмгә килгән.
“Ике ир кеше давыл вакытында үзләрен сугыштагы кебек тота, барысын да үз өстенә ала һәм секунд эчендә башка кешеләрне коткарып калган. Хатын-кызларның хискә бирелә торган сәләте бар. Ир кешеләр булмаган булса, хатын-кызлар берни эшләтә алмас иделәр, бигрәк тә – балалар», — диде ул.
Диләнең якыннары давыл вакытында зур нарат артында яшеренеп кала алган.