“Әни, батам!” Башкортстаннан 44 яшьлек ханым Татарстанда бер баланы суга батудан коткарган

-- Лейла

Бу куркыныч хәл 7 августта Баулы шәһәрендә булган. Туймазыдан 44 яшьлек Эльвира Мостафина 10 яшьлек малайны бассейнда батып үлүдән коткарып калган. Бу хакта «Башинформ» яза. 

Ханым әйтүенчә, ул үзенең кызын барлаган бер мәлдә “Әни, батам!” дип бер баланың ачыргаланып кычкыруын ишетеп алган.

“Күз алдымда ниндидер бер малай су төбенә китте. Өскә калкып чыкты да. янә су астында юк булды. Ярдәмгә ташланып, баланы бассейннан тартып чыгардым”, – дип сөйләп үткән Эльвира.
Шулвакыт малайның әнисе дә йөгереп килеп җиткән. Ул баласын коткарган өчен Туймазыдан килгән ханымга бик-бик рәхмәтле.

Шөкер, малай исән-сау. Аның сәламәтлегенә берни янамый.

Ватаным Татарстан

Бәйле