Кайчандыр монах булган, ә хәзер «Монах»

Үсмер чакта «Аллаһ колы» булырга сүз биргән егет үз теләге белән хәрби операциягә киткән.

Башкортстанның Благовещен шәһәрендә яшәүче «Монах» позывнойлы яугир республикада Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннар җыелганда беренчеләрдән булып иреклеләр сафына языла.

— Аның хәрби тәҗрибәсе юк, армия хезмәтен тыныч вакытта үтте. Ләкин ул битараф кала алмады, күп газаплар кичергән ДНР кешеләрен якларга китте, — дип сөйли «Монах»ның нәнәсе.

Яшүсмер чагында ул Успенский Изге Георгий ирләр монастыренда яшәргә тели, ул күпләргә «Святые кустики» буларак билгеле. Монастырьның башлыгы Варлаам яшь кешене алмаска тырыша, ләкин соңыннан аны кабул итә. Егет кушканны үти, эшли, дога кылу хезмәтләрендә катнаша.

Еллар узгач, ул монастырь белән бәйле позывной сайлый.

Күптән түгел сугышчы өйдә ялда булып киткән, нәнәсе сүзләре буенча, бик нык үзгәргән.

«Махсус операциядә катнашканчы ул бераз җилкуар иде, ә хәзер карашы каты, моңсу булып киткән. Күрәсең, тормышны тирәнрәк аңлый, аны кадерли башлаган», — ди ул.

Сирәк шалтыратулар вакытында ул гаиләсен, яраткан хатынын һәм кызын сагынганын сөйли. Алар да аның өйгә кайтуын түземсезлек белән көтә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-08-09/kaychandyr-monah-bulgan-h-zer-monah-3378432

Бәйле