Башкортстанның Банное күлендә Магнитогорскидан килгән танылган диджей Александр Нурмөхәммәтовның мәете табылган.
Фаҗига турында «Стархит» басмасы хәбәр итә. Мәрхүмгә нибары 34 яшь булган. Яшь ир-атның фаҗигале үлеме сәбәпләре әлегә сер булып кала.
Мәрхүмнең гаиләсе һәм дуслары аның музыкаль фестивальдә катнашуы хакында хәбәр итә. 4 август кичендә, төнге сменада эшләп, музыкант көндезге кичәгә килә. Кич белән ул дуслары белән бергә Банное күле янындагы «Металлург-Магнитогорск» ял базасына китә.
Үлеме алдыннан ул йокысы туймау сәбәпле, үзен начар хис итүен, арыганлыгын әйткән булган.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119823/