Икең бер бөтен булып яшәп була икән. Игезәкләр булсаң… Башкалар ничектер, ә менә Казанда яшәүче Эльмира һәм Эльвира Эркимбековалар бер-береннән башка яши алмый. Берсе авыртса, икенчесе моны шундук сизә. Бер карында үсеп, бергә якты дөньяга килгән кызларның бөтен тормышлары бертөрле. Алар хәтта кияүгә дә бер йортка, абыйлы-энеле егетләргә чыгалар.
«Әни җитми!»
Эльмира белән Эльвираны тыңлап торасың да шаккатасың. Әти-әнигә хөрмәт, туганнарны ярату хисләре ташып тора. Алар гел бергә. Бер генә бәйрәмне дә калдырмыйлар, әтиләре янына атна саен кайтып йөриләр. Әниләренең вафатына 4 ел икән инде.
– Әти белән әнинең яшь аермасы 4 ел иде. Әти әнине күргән дә гашыйк булган. Ул чакта әниемә 18 дә тулмаган. Май аендагы туган көнен көтеп торган да ун көннән соң өйләнгән дә куйган, – ди Эльмира. – Алар бер-берләрен бик яратып яшәде. Әни акыллы хатын иде. Безгә дөрес тәрбия бирде. Гайбәт сөйләмәде, Аллаһы Тәгаләдән куркып яшәде. Кешене хөрмәт итәргә өйрәтте. Безнең гаиләдә аеруча әтигә ихтирам зур иде. Әти кырыс төслерәк күренсә дә, тиз кайтып төшәр иде. Әни аны өйрәнеп беткән иде инде. Бераздан барысын да рөхсәт итәсен белә иде.
Ренат абый белән Гөлниса апа 41 ел бергә гомер итәләр. Уллары Риналь туганны 5 ел көтәләр. Аңа ике яшь вакытта игезәк кызлар дөньяга килә. 2011 елда хатында яман чир табалар. Әмма ул чир белән озак көрәшә әле.
– Башта күкрәгендә шеш таптылар. Табиблар начар чир икәнен шундук әйтте. Операция ясадылар. Ярты елдан соң әнинең кулы авырта башлады. Кая гына бармадык, кемгә генә күрсәтмәдек. Әни өч ел интекте. Кулына тотынып та булмый иде. Эльвира белән тамада булып йөргән чак. Абыем белән киңәшеп, җаен таптык. Аптырагач, башка төбәктәге табибларга күрендек. Алар операция вакытында әнинең бөтен бизләре дә алынып бетмичә калуын, инде чирнең тагын таралуын әйтте. Күрәчәктер инде, теге вакытта әнигә операция ясыйсы табиб урынына яшь егетне билгеләгәннәр икән. Ә ул ике лимфа төенен алып бетермәгән, – дип искә ала Эльмира. – Әни яңадан урынга ауды. Кулда табиб хатасы дигән язу да бар. Эшне зурга да җибәрмәкче идек. Әнием туктатты. Ул бик дини иде. Аллаһы Тәгалә шулай язган, димәк, диде. Баксаң, ул яшь хирургка әни үзе операция ясарга ризалык биргән икән. Әнине яшәтәсе килде. Мәскәүгә өч алып барып дәваладык. Әни үзе дә арыды. 2019 елның 2 мартында абый өйләнде. Әнигә көчле укол ясадык. Ул бар авыртуын онытып, туйда утырды. Аннан соң тагын авырайды. Җибәрегез мине, диде. Безнең белән сөйләште. Бөтен кеше белән бәхилләште. Туганнар яныннан китмәде. Алар акчалата да булышты безгә. Әле дә әнине искә алып, безне бик якын итеп торалар.
Эльмира никадәр көчле булырга тырышса да, әнисе турында сөйләгәндә күзләре яшьләнә. Өзелеп сагынуын яшерми ул.
– Әнисез тормышка ияләнү читен булды. Без әле дә яшәргә өйрәнәбез. Тормыш төрлечә сынады. Тезләндергән чаклары да булды. Түзәргә өйрәндек. Әни хәзер төшкә дә сирәк керә. Бер генә теләк: йөзен онытмаска, тавышын хәтерләргә, әнине янәшә тоярга кирәк. Ул безгә көч бирә, – ди.
Бер йорт киленнәре
Эльмира белән Эльвира Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында туып-үскән. Башта Түбән Камада яшиләр, аннан Казанга күчәләр. Инде әйткәнемчә, ирләре дә бертуган аларның.
– Абыемның Нариман исемле бергә хезмәт иткән дусты бар иде. Ул безгә кунакка кайтты. Ул чакта ирем булыр дип уйламадым да. Язмыштыр инде, без өйләнешергә булдык. Нариманның әтисе – казах, әнисе – татар хатыны. Алар мине сорарга өч тапкыр килде. Әти, бирмим, әле ул яшь, дип каршы килде. 21 яшемдә кияүгә чыктым. Аннан соң Эльвира Нариманның энесе Марат белән очраша башлады. Алар да өйләнешергә булды, – дип сөйли Эльмира. – Безнең өч ел балабыз булмады. Эльвира кияүгә чыгуга, бәбигә узып та куйды. Шунда ул мине гел юата иде: «Табам да бу баланы сиңа бирәм», – дип торды. Әйтәм бит: бер-беребез өчен утка-суга керәбез без. Аның кызын үземнеке кебек яратам. Аллаһы Тәгалә миңа да әни булу бәхетен бирде. Мин малай таптым.
Эльмира белән Эльвирага табиблар башка бала табарга ярамый диләр. Инде нишләргә? Берсе – тагын бер кыз, икенчесе малай турында хыяллана. Эльмира белән Нариман тиз арада уртак фикергә килеп, ятимнәр йортыннан бәби алмакчы була. Эльмираның кешегә сиздерәсе дә килми әле. Янәсе, ике атналык бала ала да, үземнеке диячәк! Интернеттан һәр өч ай саен киеп була торган ясалма корсак та сатып ала. Шунда әтисе күктән җиргә төшерә аны. «Бар кешене дә алдап бетерә алмассың», – ди. Игезәк сыңарының ире башта бәби алуга каршы килә. Туганнары аны булачак әти-әниләр мәктәбенә үзләренә ияртеп алып китәләр. Марат бер дәрестән фикерен үзгәртеп кайта. Кайта гынамы соң, Нариман абыйлары кыз бала алганчы, малайлы да булып куялар. Шунысы гаҗәп: ике гаиләнең дә тәрбиягә алган сабыйлары нәкъ менә әниләренә охшап килә. Үз балалары исә йөзгә-биткә нәкъ әтиләре икән!
– Аллаһы Тәгалә күктә ул сабыйларны ничек итеп бүлә торгандыр инде. Нәкъ үзебезгә охшап торганы, туры килгәне эләкте бит. Ул балаларны алып кайткач, мулла чакырып, исем куштык. Әлегә алар тәрбиягә алынган икәнлекләрен белми. Чит кешеләр әйтеп, йөрәкләрен яралаганчы, үсә төшкәч, үзебез сөйләрбез, дип торабыз, – ди Эльмира. – Без балаларны бик тә яратып үстерәбез. Әгәр ана хисләрең бар икән, чит баланы да үзеңнеке итәргә була. Монда сүзләр артык. Күкрәгеңә кысуга, тәнең буйлап җылы йөгерә. Бала бит ул! Инде үсеп җиткәч, ташлап кына китмәсеннәр. Үзебезне әти белән әни ничек үстерде, без дә шулай тәрбияләргә тырышабыз. Әнием еш кына: «Балага ярату кирәк. Иң зур тәрбия шул», – дияр иде. Дөрес уйлаган. Нариманга да гел: «Син яхшы икән – кызым шундый ир эзләячәк», – дим. Без – көзге. Балалар шунда карап, үзләрен күрә.
Туганлык җебе
Бу гаиләдә ул бик нык. Өч сәгатькә сузылган аралашу вакытында шуны аңладым. Тыңлап-тыңлап торасың да хәйран каласың. Гаиләнең генә түгел, нәселнең үз тәртибе бар икән. Иң элек ике яшькә генә олы булган абыйларына карата хөрмәт зур. Әти-әнисе кызларны шулай үстергән. Кич клубка чыгасылары килсә, абыеңнан сорагыз, дигәннәр. Риналь сеңелләрен бик урамда йөртмәгән. Ә кызларның кич чыгасы килә. Алар хәтта әтиләренә рөхсәт сорап барсалар да, ул: «Абыегыз ничек әйтә соң?» – дип бора торган була. Әнә шулай итеп, абыйга зур хөрмәт тәрбиялиләр. Әле дә абый сүзе – закон. Нәселдәге бар абыйлар үз сүзен курыкмыйча әйтә монда. Әйтик, Ренат абыйның абыйсы аның балаларына нидер ошамауны, нәрсәгәдер хәтере калганны да килеп әйтә ала. Кызлар шундук гафу үтенә. Тагын бер гадәт: монда аерылышып йөрүчеләр бик сирәк.
– Гаиләдәге берәр күңелсез хәлне ишетсәләр, җыелыш җыялар. Бөтен нәсел белән сине яшәргә өйрәтәләр. Без моңа бик шат. Ни өчен сүзгә килгән, араны ничек җайларга була, барысын да хәл итәләр. Ир белән хатын арасын да көйләп куялар. Абыем улымны сүккәндә, мин дәшмим. Аның хакы бар. Бездә шулай, – ди Эльмира.
Әти хакы
Ренат абый Гөлниса апаны бик яратып яши. Хатыны киткәч, яшәүнең ямен югалта ул. Балалары ничек кенә күңелен күрергә тырышсалар да, әниегезне сагындым, аның янына китәсем килә, ди икән. Җәйләрен барысы да әтиләре янына җыела. Эльмира белән Эльвира ирләренең әти-әниләренә дә бик рәхмәтле. Алар да улларына бик дөрес тәрбия биреп үстергән. Гаиләдә уллары әле дә әтиләреннән куркып тора икән. Әтиләренә каршы килүче юк. Әниләрен дә бик хөрмәт итәләр.
– Иремнең әти-әнисенә «мама», «папа» дип эндәштек. Алар безне бик яратып кабул итте. Әнине белсәгез иде! Үз әниебез үлгәч, ул безне шулкадәр җылытып яшәтә. Бар назын бирә. Үзләре әни булган киленнәренә ятимлекне сиздертмәскә тырыша, – ди Эльмира.
«Уртак йөрәк бездә»
Игезәкләр бер-береннән башка яши алмый, дигәнне еш ишетәбез. Ә бу йортта бөтенләй башкача. Бар карында ятуыңа дөрес тәрбия дә кушылган. Алар гел бергә. Башта туйлар уздырып, җырлап йөриләр. Тик тамада эшенең гомерлек түгеллеген, аны балаларыңа калдыра алмавыңны аңлый кызлар. Икесе бергә утырып киңәшләшәләр.
– Эльвира, кием кибете ачыйк, диде. Мин исә, чәчтарашханә, дим. Уйлаштык та «Цу-е-фа» уйнадык. Мин җиңдем. Шулай итеп, матурлык салоны ачылды. Хәзер без хатын-кызларны матурлыйбыз, – ди Эльмира. – Бер-беребезне ярату, тою хисе зур. Казанда янәшә йортларда яшибез. Эштә чакта күрше бүлмәдәге игезәгемнең хәле начарланганын сизеп алам. Кинәт кенә эчем поша башлый. Эльвира янына керсәм, аның кан басымы күтәрелгән икән. Кайчак иртән йокыдан уянуга хәл юк, әллә нинди авырлык бар. Яшьрәк вакытта тизрәк дару эчәсең, кан басымын үлчисең. Еллар уза торгач, сәбәбен белдек без аның. Баксаң, йокыдан торуга, игезәгеңә шалтырату кирәк икән. Бер сөйләшеп алуга, бар да җайлана. Мин гел Эльвира ышыгында яшим. Ул мине саклап-яклап тота. Берәрсе бер сүз әйтсә, ул хәл итә. Мин шулай өйрәнгән инде. Артык йомшакмын. Игезәгемә чиксез рәхмәтлемен. Ансыз мин бер көн дә тора алмыйм.
Алар үзләрен бик бәхетле саный. Янәшәләрендә иңен куярлык ирләре бар. Әтиләре исә туган йорт җылысын саклап тота. Шәһәр шау-шуыннан туеп, ял итәр җирләре бар. Аларның һәр кайтуы зур бәйрәмгә әйләнә. Йоклауны да оныталар. Иң мөһиме – бергә чакларның кадерен белеп калырга тырыша алар.
– Бар да бар. Әни генә юк. Аны югалту дөньяга карашны үзгәртте. Без үзебезгә карата үзгәрдек. Вакытында табибка күренергә, тикшеренергә кирәк, дибез. Балаларыбыз бар бит. Алар хакына яши башлыйсың икән, – ди Эльмира. – Икебез дә тагын бер теләк белән янабыз: янә берәр бала аласыбыз килә. Алар безнең җылы һәм зур оябызда рәхәт яшәр иде. Йөрәктә ярату җитәрлек.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119908/