Психологик эксперимент барышында табутка кереп яткан кыз үлгән

Студент кыз психологик эксперимент вакытында һәлак була.

Ленинград өлкәсендә бер кыз үлемне имитацияләп реабилитация уздыручы психологка мөрәҗәгать итә. 5 мең сум түләп, клиент 40 минутлы терапия уза, ә аннары, соңгы этап буларак, яңару өчен, үлем эффектын сынап карарга тәкъдим итәләр — аны табутка ябалар һәм күмү процессын имитациялиләр.

Анна да шундый ук процедураны үтәргә тиеш булган, ләкин көннең эсселеген һәм кызның йөрәк белән проблемаларын исәпкә алмаганнар. Аны табутка ябып, 15 минутка калдырганнар, ә психолог килеп табутны ачканда, ул инде аңсыз булган.

Ашыгыч ярдәм студент кызны аңына китерә алмаган. Ул үлгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119982/

Бәйле