Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Тәтишка: “Сугышып бетмәсәк ярый инде!”

-- Лейла

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән хатыны Эльмира аерылышулары турында хәбәр итте. Тик Тәтишкага (ә ул социаль челтәрләрдә үзен шулай дип йөртә) Ришат турында сораулар һаман да “яудырып” торалар икән.

– Сез Ришат белән күрешәсезме? – дигән сорау биргәннәр аңа.

– Әлбәттә. Без әлегә бергә эшләвебезне дәвам итәбез. Мин Ришат Фазлыйәхмәтовның продюссеры. Безнең күп кенә проектларыбыз бар. Әлбәттә, аерылышудан соң бергә эшләве җиңел түгел, чөнки безгә гел күрешеп торырга кирәк. Без хәзер дуслар-коллегалар кебек аралашабыз. Әмма бергә тормыйбыз! Аерылдым дип, шоу-бизнеста үземнең эшчәнлегемне ташлыйсым килми. Мин сүз әйтсәм, аны башкарам. Ришат Фазлыйәхмәтовны номер бер дип әйткәнмен икән, димәк, шулай булачак! Сугышып бетмәсәк ярый инде, – дип язган Элмира.

Бәйле