Зифа Нагаева: «Бер-беребезнең хакын хаклый белмибез, шунысы аяныч»

Җырның ертыгы була. Сүз һәм гамәл һәрвакытта да туры килеп бетми. Шәхес кадере шәхеснең үзеннән башлана. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева белән менә шундый четерекле темаларга сөйләштек.

– «Мин кем?» дигән сорауга ничек җавап бирерсез?

– Кан белән килгән вазыйфам – әни һәм нәнәй булу. Ә инде халык өчен мин – Зифа Нагаева. Моңа барысы да сыйган: үзем, халәтем, моңым, телем.

– Күп кенә җырчылар сезнең җырлар белән танылды. Алар хәзер сезне кадерлиләрме? Авторлар бик күп чарада «төшеп» калганга, онытылганга соравым.

– Бәкәлгә суккан сорау бу. Үстереп җибәргән җырчылар арасында очар канатларын кайдан алганын тоемлап яшәүчеләр дә бар. Шул ук вакытта үсенеп китеп, башларына таҗ киеп алганнары да юк түгел. Түбәтәй кисәләр, акыл булыр иде, калфак кисәләр, татар булыр иде, дип елмаеп күзәтәм инде мин аларны. Исемнәрен әйтмим, ник дигәндә, исемнәрен ишетсәләр дә, минем хакта әйтәдер дип уйламаячаклар. Чөнки алар бу дулкында уйлый белми, алар инде күктә, биеклектә. Алай да, әллә кемдер башларына сугып аламы – юк-юкта шалтыратып, хәл белешеп алырга мөмкиннәр. Ләкин бу – вакытлыча күренеш. Хәер, мин аларга аптырамыйм, үпкәләмим дә, күзәтәм генә. Бер караганда «йолдыз»лыкның чиргә кадәр барып җитүе моңсу, әлбәттә. Ул бичара күктән ни сәхнәгә төшеп җырлый алмый, ни күңеле белән халык арасына сыешмый. Андыйлар, автор күбрәк процент ала күрмәсен дип, исемне атамас өчен ниләр генә кыланмый. Шулар арасында авторларны һәр чыгышларында искәртүчеләр, социаль челтәрләрдә таратучылар да бар. Хәер, мәнле кешеләр барыбер күбрәк. Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп-Зөфәр, Зөлфия белән Җәвит, заманында Хәния Фәрхи – әнә шундыйлардан. Авторны зурлаганнан бервакытта да абруйлары төшмәде, күтәрелделәр генә.

– Татар-башкорт эстрадасы ни хәлдә?

– Җырчыны халык күтәрми, җырчы үзен үзе күтәрә хәзер. Бу җәһәттән башкорт эстрадасы тыйнаграк түгелме икән әле. Башкорт эстрадасында моңлы көйләргә урын бар. Биредә халык бәя биргәнне көтә беләләр. Тыйнаграк. Татарстан эстрадасы бу җәһәттән шау-шулырак.

– Эстраданың өмете дип кемнәрне атар идегез?

– Өмете дип әйтерлекләренең сәхнәгә чыгу өчен этәргечләре юк. Менә шул йөрәкне әрнетә. Радиода бик күп еллар эшләгәч, мин моны яхшы беләм. Минем «Бер вакыт кына» җыры җырланган заманда әле кеше моңы белән чыга ала иде. Хәзер моңны акча дигәнең төртеп екты. Синең яныңда яхшы продюсер булу, җырларыңны раскруткага бирү кирәк. Менә мин билгеле композитор булсам да, Татарстанга шалтыратып, матур җыр язган идем, клибым да бар дип авызымны ачсам, аны шунда ук бәяләр язылган прайс-лист белән томалыйлар. Акчам бар, түли дә алам. Ләкин миңа раскрутка кирәкми, миңа халыкның җырларымны ишетүе кирәк. Бу яктан караганда, Башкортстанда әле «Шәрык» радиосында, «Юлдаш»та исемнәр дә әйтелә, авторлар хакы да хаклана. «Юлдаш» дәүләт радиосы булып калды һәм анда бөтен нәрсә дә акчага көйләнмәгән.

Һәр композиторның үз стиле бар. Бу – бервакытта да модадан чыкмый торган нәрсә. Стиль кала, аңа яңалык өстәлә, нәтиҗәдә матур әсәр туа. Әмма бит эфирда күбрәк «тыкы-тыкы». Истә дә калмый инде ул, бер тыңларлык кына. Менә шушылар сыйфатны басып китте. Алай да өметле яшьләр бар. Андыйлар гадәттә сүзгә, көйгә, үз-үзенә таләпчән була. Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Алинә-Азат Кәримовлар, Ранис Габбасов, Марат Шәйбәков үрнәк. Болар үз дәрәҗәләрен белә, халыкны тәрбияли, «тыкы-тыкы»лар кебек шашынмый. Аларга микрофон да кирәкми хәтта, гармунга кушылып җырласалар, шул да җитә, күңел була. Менә шундый җырчылар безне дә илһамландыра. Бу фикерне әйткәч, кайсылары, без бит яшьләр, безгә башкача кирәк, диләр. Ярар, бер аңларсыз әле дим, сүз көрәштермим. Сүз уңаеннан, Руслан Кираметдиновны да яратам. Әмма ул кеше җырлап күрсәткән җырларны ала. Ә бит аның тавышы белән таулар актарып була. Сәләтне Ходай ишеп биргән үзенә юкса.

– Сезнең тапшыруларда геройлар эч серләре белән бүлешә. Әгәр үзегез шул тапшыруларның берсендә герой булсагыз, тормышыгызга нинди бәя бирер идегез?

– Адәм баласы, олыгайгач, үткәннәр белән яши башлый. Әйе, сагыну тулгаклары күп, әмма үткәннәр белән генә яшәргә ярамый. Әйтик, без барыбыз да авылыбызны, туып-үскән нигезебезне сагынып яшибез, шушы сагынуны җырларга салабыз. Аннары ул юксынуларга югалту ачылары өстәлә. Әле узган көздә генә бертуганымны җирләдем. Гаиләдә икәү генә идек, бик зур югалту, фаҗига булды минем өчен. Әмма бу сагынулар, юксынулар белән генә яшәргә, ул кысаларда гына калырга ярамый. Шуның өчен туган авылыма кайтып төпләндем, йорт салып чыктым, урманнарым, бәләкәй чакларда йөргән сукмакларым белән хушланам, актив яшәү рәвеше алып барам. Кайчакта хәл дә булмый, алай да үземне кулга алам һәм һәр иртәдә велосипедта йөреп керәм. Иртән уянганмын, балаларым хәбәр биреп алган икән, шөкер итәргә, заман белән бергә атларга рух һәм тән сәламәтлеген кайгыртырга кала. Авыруларга юл куйсаң (ә миндә алар җитәрлек) бетәсең дә китәсең инде. Гәрчә бик күп авырлыклар, аерылу-каерылуларны кичерсәм дә, үкенечем берәү генә: әниемне түгәрәк дөньямда түремә утыртып хөрмәт күрсәтергә чак кына вакыт җитми калды. Дөрес, ул радиода эшләгән чакларымны, беренче уңышларымны күрде, әмма барыбер кадерләп җиткерә алмадым кебек. Бүген нәрсә киясе килсә, шуны алыр идем, алар бит юклык заманында яшәделәр, нәрсә ашыйсы килсә, шуны алларына тезәр идем. Кайсы илгә барасы килә, шунда алып барыр идем… Менә шунысы – үкенеч. Минем тормышым гөрләп бара, бәхетлемен. Бәхетсез дисәм, аяз көндә яшен сугар. Чөнки мин үземнең заманымда вакытны кулымнан ычкындырмадым. Әле тагын да эшләрмен, өлгерермен. Мин кешелеккә кирәкле булдым, моны булдыра алдым. Бу – зур бәхет. Менә шушы булмышым бөтен сагышларымны каплый. Ләкин әни үкенече мәңгелек, үзем киткәнче булачак. Үземә матур кием алсам да, их, әнигә дә кидертәсе килә. Алдымда тәмле ризык булса да, әни белән бүлешәсе килә. Булмый шул. Ә кешелеккә минем бирәселәрем күп әле. Иҗат куәсләре тулы булганда, эшләргә дә, эшләргә әле. Аласымны түгел, һаман бирәсемне уйлыйм.

– Интервьюларда, гадәттә, олыгаю яки өлкән буын турында сүз чыкса, кадерли белмәделәр, бездә шәхес кадере юк, дигән фикергә килеп төртеләсең. Ә бәлки кадерсезлеккә сәбәп тә үзеңдәдер?

– Кадерсезлекнең төрле ягы бар. Элекке заманда язучылар, композиторлар сирәгрәк булган. Менә алар бер-бер артлы китеп бара. Ринат Еникеев, Рамил Курамшин, башкалары. Аларны озатырга билгеле бер кечкенә генә төркем йөри, каберләренә чәчәк сала. Яшьләргә бу кирәкми. Бусы бер. Инде икенче яктан карасак, әйтик менә мин исән чакта үземне үзем кадерләргә тиеш. Миннән соң тарихта ни кала? Бу сорауны үземә еш бирәм һәм иҗат белән дә, көндәлеккә теркәп тә җавап биреп калдырырга тырышам. Без глобаль проблемалар заманында яшибез. Шулар арасында иң кискен торганы – тел мәсьәләсе. Мин башкорт илендә татар булып яшим һәм кайбер мәсьәләләрдә аның хәйләкәрлекләрен дә аңлыйм. Әмма мин татарны аңламыйм. Соңгы елларда бигрәк тә. Исемнәр ала башлагач, бу галәмәт тагын да калкып чыкты. Юкса мин бары тик тырышып эшләдем, көн дә эфирга бардым, иҗат иттем. Татарның бер-берсеннән көнләшкәнен аңламыйм. Юкса бер казанда кайныйбыз бит. Юк, әллә кем булмасын дип, башка сугу, кагу кирәк. Бердәмлекне без милләтләр арасындагы татулыкта эзлибез. Ә бит үзебезнең арада да татулык бетеп бара. Бер-беребезнең хакын хакларга, күрергә, үстерергә, халкына гомерен багышлаган икән, ул кешене тарихка әзерләргә кирәк. Ә татар зыялыларының хәле бер-берсе белән көрәшеп бетә.

– Балаларыгыз, оныкларыгыз татарча сөйләшәме?

– Бөтен проблема татарча сөйләшүгә генә кайтып калмаска тиеш, җаның татар булсын. Әле татар теленең хәле мондый кискен тормаганда да, татар түрәләренең балалары чит илдә белем алды. Хәзер инде тел дип күкрәк каккан булабыз да, соң инде дип җырларга гына кала. Соңгы мәхәббәт кебек килеп чыкты бу. Кызымның ире – шәһәр егете. Әнисе – поляк милләтеннән, атасы – башкорт, минем кызым – татар. Болар бер дигән балалар үстерә. Хәлдән килгәнен эшләсәк тә, «бытовуха»дан уза, Тукай шигырьләрен ятлата алмыйм шул. Татар мәктәбе калмады бит инде. Татар балалар бакчалары да калмады. Инде соңга калдык. Улым гаиләсен алсак, киленем – башкорт. Күпме булдыра алам, татарлыкларын сакларга тырышам. Балаларым татарча шытырдатып сөйләштеләр, ә оныклар белән шушы хәл. Иманнары нык булсын. Бездә монда иртән кызыл яулык бәйләп, кичкә агына алмаштыручылар да байтак. Бөтен җирдә ниндидер модага иярү китте. Хәтта мәчетләрдә дә хәлләр шулайрак. Яңадан клубка әйләнә түгелме иман йортлары? Никах мәҗлесләре шунда үтә, артистлар килеп, җыр җырлап китә. Урыны шулмы аның? Ләйлә Дәүләтова никах мәҗлесләренә артистларны чакырмаска кирәк дип язып чыккач, барып үбәрдәй булдым үзен. Еш кына нәрсә кыланганны үзебез дә аңлап бетермибез кебек.

– Сәхнә ул – нинди җир? Кеше көлдерәм дип сүгенүләр, анекдот сөйләүләр килешәме анда?

– Тикмәгә генә сәхнәне җирдән күтәртеп ясамаганнар бит инде. Димәк, анда чыккан кеше халыктан олырак, камилрәк, көчлерәк булырга тиеш. Шуңа күрә мин болай дип әйтәм: халык каршына чыккансың икән инде, телеңә ни килде шуны сөйләмә, зыялылыгың белән бүлеш. Җитте заман: бер артист төкеренә дип, икенчесе төкеренә башлый. Шуннан кызык табып, пародия ясыйлар. Сәхнәгә менәрлек аң-дәрәҗәң юк икән, халык арасында утыр, алардан өйрән башта, аннары гына тәвәккәллә. Сәхнә ул – бөек урын. Биегрәк эшләнгәнгә генә түгел.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119965/

Бәйле