Микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешеп, унбер кеше һәлак булган

Әрмәнстанда Ереван – Гюмри трассасында юл-транспорт һәлакәтендә унбер кеше һәлак булган.

Әрмәнстанда Ереван Гюмри автотрассасында микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешкеп, унбер кеше һәлак булган. Ил Эчке эшләр министрлыгының коткару хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 14 августка каршы төндә булган.

Фаҗига 90нчы километрда булган, анда Volkswagen микроавтобусы һәм ЗИЛ йөк машинасы бәрелешкән. Җәрәхәтләнгән алты кешене Гюмри хастаханәсенә алып киткәннәр, соңрак зыян күрүчеләрнең берсен Ереванның «Эребуни» медицина үзәгенә озатканнар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120088/

Бәйле