Чирен яшергән һәм… үлгән

Белорет районында спорт ярышларында спортчы вафат булган.

Бу көннәрдә Башкортстанның Белорет районында «Malidak» дип аталган марафон үтте. Кызганычка каршы, ярышларда бәхетсез очрак теркәлгән, анда 19 яшьлек спортчы кыз вафат булган. Бу турыдагы мәгълүматны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте раслаган.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, йөгерешләрнең берсендә Виктория үзен начар хис итә башлый. Янда булган «ашыгыч ярдәм» табиблары һәм коткаручылар аңа беренче медицина ярдәме күрсәтеп карый, тик коткара алмыйлар.

Шунысы бар, моңа кадәр кыз күп тапкырлар шуның ише ярышларда катнашкан. Кайбер мәгълүмат чыганаклары хәбәр итүенчә, ул астма белән авырган, тик оештыручыларга бу турыда әйтмәгән.

– Без бик кайгырабыз һәм Викторияне белгән һәр кешенең кайгысын уртаклашабыз. Бу югалтуның никадәр авыр икәнлеген сүз белән генә аңлатып булмый, – ди оештыручылар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-14/chiren-yasherg-n-m-lg-n-3387576

Бәйле