Ләйлә хәмерле табыннар алып барудан баш тарта

Аны аңламаучылар да бар. Кулга кереп барган акчадан колак кагу кызыкмы икән?

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге аккаунтында хәләл булмаган мәҗлесләрдә эшләмәве турында язган.

«Бу җәйдә инде 5 нче юбилейдан баш тарттым, — дигән. — Кулга килеп барган тере акчадан колак кагып, үзең яраткан шулкадәр кызыклы эшне башка алып баручыга тоттыру бик кызганыч инде ул, әйеме. Бик хөрмәт иткән кешеләремә дә «юк» диясе булды… Юбилярларым үпкәләрлек түгел, һәрберсенә нәкъ менә үзләренә туры килерлек, үземнән дә шәбрәк, менә дигән алып баручылар табып бирдем. Сәбәбе бер генә. Бу бәйрәмнәр хәләл тугел иде.

Юбилей гомергә бер генә була, диючеләр дә, «Ә-әйй кыланасыз инде», – дип, үпкәләүчеләр дә булды. Әйе, мин яулыктан да түгел, фәрештә дә түгел. Бәлки, мин хаклы да түгелдер. Ләкин йөрәк тартмый. Бернинди спиртлы эчемлексез дә менә дигән бәйрәм үткәреп була бит! Андыйларның рәхәтләнеп үзем эшләп бирәм.

Әйтегез әле, кирәк микән ул дуслар, туганнар җыелып, бер-береңне эчәргә кысташып утыру? Үз балаларыгыз әти-әнисе хөрмәтенә эчеп утырамыни инде?

Оныкларыгыз да күзәтеп тора. Димәк, киләчәктә алар шуны ук сездән дә уздырып кабатлаячак… Туйлар турында әйтеп тә тормыйм. Яшь парларның үз тормышларын спиртлы мәҗлестән башлаулары гомумән башка сыймый… Һәм ул мәҗлестәге изге теләкләр чынга ашачакмы?

Бәлки, мин хаклы да түгелдер? Аңлап та бетермимдер. Сез ни диярсез икән, кадерле дусларым? Яратып карасаң, чишмә сулары гына эчеп карасаң, бу дөнья шулкадәр матур ул!»

Язылучыларының күбесе аның белән килешә. Җан авазы белән уртаклашучы да бар: «Хаклы Ләйлә! Бик хаклы… Шушы зәхмәт — минем тормышымны бозган әйбер. Әти эчте, абый эчте, җизни эчә, ирем эчә, инде улым эчә. Көн саен эчә алар, бәйрәмдә генә түгел…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-15/l-yl-h-merle-tabynnar-alyp-barudan-bash-tarta-3389331

Бәйле