Нурлат районында чупакабра тотканнар

Халык телендә чупакабра дип йөртелүче җанвар, бер хуҗалыкка килеп, яздан бирле тавыкларын ашаган. Хуҗабикә сөйләвенчә, күпләп тавык асрагач, башта ул аларның кимүен сизмәгән дә.

– Яз башында ирем белән  лапас астын нидер казыганын күреп алдык. Төлкедер, дидек. Ул тишекне каплап куйдык. Кош-кортны урамга чыгара башладык. Әмма алар кимүен дәвам итте. Ә беркөнне мин лапастан ниндидер җанвар чыкканын абайлап алдым. Кулда берни булмагач, куркып калдым. Ул җанвар күршеләргә таба китеп барды. Лапаска керсәм, таланган тавык ята. Эшнең нидә икәнен аңладым. Икенче көнне дә килде бу. Тизрәк күреп алып, өстеннән бикләдем. Күршем ярдәм итте. Әлеге җанварны үтердек, – дип сөйли исемен әйтергә теләмәгән ханым.

Әлеге җанварны якыннан күрүчеләр аның ни төлке, ни эт түгеллеген әйтә. Үзләренең 60 тавыгыннан 12се генә калган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120249/

Бәйле