Дилә Нигъмәтуллинадан тагын начар хәбәр: «Давыл гына җитмәгән иде…»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрләрдә тагын начар хәбәр җиткергән. Матурлык салонында чәч буятып утырган вакытта, җырчыга кайнаналары хуҗалыгында янгын чыгуы турында әйткәннәр.

«Минем яныма Сәфинә дә килеп кушылды. Сәфинәнең чәчен кисмәкче идек. Әмма кәеф бөтенләй юк. Чөнки безгә начар хәбәр килеп җитте. Әлеге минутларда дәү әниләрдә мунча һәм тавык абзары яна», – ди җырчы.

«Давыл гына җитмәгән иде безгә», – дип кушыла аңа Яльчиктагы коточкыч давыл вакытында шунда булып, ул куркыныч хәлләрнең барысын да үз күзләре белән күреп торган Сәфинә.

«Әйе, кызым… Бу — кызу көннәр нәтиҗәсе инде. Сак булыгыз, ничек чыкканы әле билгеле түгел, хәбәр көтеп утырабыз», – дигән Дилә Нигъмәтуллина.

Ахырдан ул янгын сүндерүчеләрнең тиз килеп җитүе, янгынны сүндерүләре хакында әйткән. «Барысы да исән-саулар», — дип тынычландырган ул «подписчик»ларын.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120511/

Бәйле