58 яшендә Россия прокуратурасының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган юристы Андрей Кропотов вафат булды. Бу хакта ТР Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Андрей Кропотов «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, I дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» ведомство отличие билгесе, «Россия прокуратурасына 290 ел» медале, Руденко медале, «Россия прокуратурасына 300 ел» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.