Татарстанлыларга августта булачак өстәмә ял турында искә төшерделәр

-- Лейла

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы августта өстәмә ял көне турында искә төшерде. Чәршәмбе, 30 августта Казан шәһәр һәм Республика көнен билгеләп үтәчәкбез.

Ведомствода 30 августның «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы республика законы нигезендә эшләми торган көн булуын искәрттеләр.  29 август эш көне бер сәгатькә кыскара.

ТНВ

Бәйле