«Бәхетсез хатын ул…»
«Мин бер ир белән очрашып йөрим. Безнең барысы да яхшы, ләкин ул миннән 15 яшькә өлкәнрәк. Хатыныннан аерылган, өч баласы бар.
Быел җәй көне балалары белән таныштырды. Балалар мине яхшы кабул итте, уртак телне тиз таптык. Хатынын да күргәнем бар, карашы шундый усал, мине күралмавы, нәфрәте йөзенә чыккан. Ләкин шул ук вакытта аның күзләрендә тирән сагыш. Ул ялгыз яши, аерылышканнан соң кабат кияүгә чыкмаган.
Матурым белән күрешкән саен күз алдыма хатыны килеп баса. Кызганыч ул миңа. Бәхетсез ул. Бәлки, араларында мин булмасам, яңадан кушылырлар иде? Чөнки матурым бик еш гаиләсе турында сөйли, әйтерсең лә шул чакларны сагынып яши. Тик аннан башка миңа да авыр булачак, аны өзелеп яратам. Менә шундый икеләнү хисләре белән йөрим. Бәлки, киңәш бирүчеләр табылыр», — дип яза бер хатын социаль челтәрләрдә.
Икенче хатын булып та менә дигән бәхетле яшәгән хатын-кызлар бар. Аның сере нидә икән?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-17/iremne-berenche-hatynyn-kyzganam-3392360