Хатыны юл-транспорт һәлакәтендә вафат булганнан соң, ире үз-үзенә кул сала

Омск шәһәрендә яшәүче бер гаиләнең 2 әгъзасы бер көнне һәлак була. Хатыны юл-транспорт һәлакәтендә вафат булганнан соң, ире үз-үзенә кул сала.

Кристинага 28 яшь кенә булган. Ул машинасы белән ишегалды территориясеннән чыкканда»Хендай» автомобиленә юл бирми һәм авария килеп чыга. Машинаның пассажирлары исән, аларны табиблар тикшергән, җитди зыян күрмәгәннәр.

30 яшьлек Константин шул ук көнне вафат була. Бер версия буенча, ул хатыны үлгәнен белгәч, үз-үзенә кул салган. Икенчесе буенча, аның хәле начарлангач хатыны Кристина табибларга ишек ачарга ашыккан булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120618/

Бәйле