«Ирем сеңлемә битараф түгел кебек…»

«Бертуган сеңлемне урамда калдыра алмыйм бит инде!»

«Ярты ел элек сеңлем иреннән аерылып, безгә күченеп килде.
Ире аны өйдән куып чыгарды, чөнки сеңлемнең ул өйгә бер тиен акчасы да кермәде. “Үз тиңеңне тап, байлар белән чуалма. Ул бит сине теләсә кайсы вакытта урамга куып чыгара ала”, – дигәнне тыңламады. Менә нәтиҗәсе!..

Безнең фатир алай зур булмаса да, сыйдык. Бертуган сеңлемне урамда калдыра алмыйм бит инде! Балалар – үзләрендә, безнең ирем белән – аерым бүлмә, сеңлем залда йоклады. Тик күптән түгел иремнең сеңлемә карата гадәти булмаган игътибарын тоя башладым. Иртүк торып чәй куя башлады, эштән иртәрәк кайта, өйдә булганда да хушбуй сибенә, соңга кадәр залда кино карый. Сеңлем белән гел ниндидер тема табып сөйләшәләр, көлешәләр. Ни булган бу иргә? Әллә сеңлемә гашыйк булып йөриме?

Миңа бу хәл бер дә ошамый. Сеңлемә дә тизрәк фатир эзләргә куштым. Хәзерге заманда беркемгә дә ышаныч юк, ә миңа гаиләм кадерле. Сеңлемнең андый адымга баруына ышанмыйм, әлбәттә. Шулай да шикләндерә. Сез ни диярсез?» — дигән бер хатын социаль челтәрләрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-21/irem-se-lem-bitaraf-t-gel-kebek-3396426

Бәйле